Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 2:2, 3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Соңгы көннәрдә

      Йәһвә йортының тавы

      Тау башларыннан югарырак урнашыр.+

      Ул калкулыклардан өстен күтәрелер,

      Һәм бар халыклар аңа агылыр.+

      3 Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дияр:

      «Килегез, Йәһвә тавына,

      Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+

      Ул безне үз юлларына өйрәтер.

      Без аның сукмакларыннан йөрербез».+

      Чөнки канун* — Сионнан,

      Йәһвәнең сүзе Иерусалимнан чыгар.+

  • Ишагыя 56:6, 7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Ә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен,

      Йәһвәнең исемен яратыр өчен+

      Һәм аның хезмәтчеләре булыр өчен аңа гыйбадәт кылган чит ил кешеләрен,

      Әйе, Шимбә көнен тотып аны нәҗесләмәгән,

      Минем килешүемне тырышып үтәгән кешеләрнең барысын

      7 Мин шулай ук изге тавыма китерермен,+

      Алар дога кылу йортымда куаныр.

      Аларның мәзбәхемдә китергән тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннары кабул ителер.

      Минем йортым бит бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».+

  • Ишагыя 60:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Халыклар синең яктылыгыңа агылыр,+

      Патшалар+ нурлы күркәмлегеңә* килер.+

  • Микай 4:1, 2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Соңгы көннәрдә

      Йәһвә йортының тавы+

      Тау башларыннан югарырак, нык урнашыр.

      Ул калкулыклардан биегрәк күтәрелер,

      Һәм халыклар аңа агылыр.+

      2 Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дип әйтер:

      «Килегез, Йәһвә тавына,

      Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+

      Ул безне үз юлларына өйрәтер.

      Без аның юлларыннан йөрербез».

      Чөнки канун* — Сионнан,

      Йәһвәнең сүзе Иерусалимнан чыгар.

  • Зәкәрия 2:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Ул көнне күп халыклар миңа, Йәһвәгә, кушылып,+ минем халкым булып китәчәк. Һәм мин, и кызым Сион, синең араңда яшәячәкмен». Син, һичшиксез, мине синең яныңа Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксең.

  • Зәкәрия 8:22, 23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Шунда күп халыклар һәм көчле милләтләр Иерусалимга Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләргә+ һәм Йәһвәдән илтифат итүен үтенеп сорарга* киләчәк“.

      23 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган+ ун кеше бер яһүднең киеменә* килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз,+ чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк“».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу