-
Ирмия 40:11, 12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Моабта, Амунда, Эдомда, шулай ук башка бар җирләрдә булган яһүдләргә дә Бабыл патшасының халык калдыгына Яһүд җирендә калырга рөхсәт иткәне һәм алар өстеннән Шафан улы Әхикәмнең улы Гәдалине куйганы мәгълүм булды. 12 Шуңа күрә төрле җирләргә таралган бар яһүдләр кайта башлады. Алар Яһүд җиренә, Гәдали янына Миспәгә килде. Алар бик күп итеп шәраб ясады һәм җәйге җимешләр җыйды.
-