„Тирның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар бөтен халыкны әсирлеккә алды һәм Эдомга тапшырды,
Алар кардәшлек килешүен истә тотмады.+
10 Мин Тир стеналарына ут җибәрермен,
Һәм ул аның ныгытылган манараларын йотар“.+