2 Моабны инде данламыйлар.
Хишбунда+ дошманнар аны тар-мар итәргә ниятләп:
„Килегез, ул инде халык дип аталмасын өчен, аны юк итик“,— диде.
Син дә, и Мадми́н, дәшми тор,
Чөнки сине кылыч эзәрлекли.
3 Хоронаимнан үкереп елау,+
Тар-мар һәм юк итү тавышы ишетелә.