-
Ирмия 31:8, 9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Мин аларны төньяк җирдән кире кайтарырмын.+
Аларны җирнең иң ерак төбәкләреннән бергә җыярмын.+
Алар арасында сукыр һәм аксак,+
Йөкле хатын һәм тулгак тоткан хатын — барысы бергә булыр.
Алар монда бөек җыелыш булып кайтыр.+
Мәрхәмәт* күрсәтү турында үтенеп сораганда, мин аларны җитәкләп барырмын.
Аларны су агымнарына+
Туры сукмак буйлап алып барырмын, алар анда абынмас.
Чөнки мин Исраил өчен Ата, ә Ифраим — минем беренче балам».+
-