-
Ирмия 18:7–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Әгәр мин берәр халыкның я патшалыкның тамырын корытырмын, аны җимерермен һәм юк итәрмен дип әйткәннән соң,+ 8 бу халык үз явыз юлын калдырса, мин аңа бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын.*+ 9 Ләкин мин берәр халыкны я патшалыкны торгызырмын һәм урнаштырырмын* дип әйткәннән соң, 10 бу халык минем күземдә яман булганны кылса һәм тавышыма буйсынмаса, мин аңа яхшылык кылу ниятемнән кире кайтырмын“.*
-
-
Ирмия 24:5, 6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу инҗир җимешләре яхшы булган кебек, үзем бу җирдән калдайлылар иленә сөргенгә җибәргән яһүдләр дә минем күземдә яхшы булыр. 6 Аларга яхшылык кылыр өчен аларны күзәтермен, аларны бу җиргә кайтарырмын.+ Мин аларны торгызырмын һәм җимермәм. Аларны утыртырмын һәм йолкып чыгармам.+
-