Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Зәбур 136:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Ул күкләрне оста итеп* булдырган,+

      Чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек.

  • Гыйбрәтле сүзләр 3:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Йәһвә үз зирәклеге белән җиргә нигез салган.+

      Үткен акылы ярдәмендә күкләрне нык урнаштырган.+

  • Ишагыя 40:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Җир түгәрәгеннән* югарыда Аллаһы яши,+

      Җирдә яшәүчеләр аның алдында чикерткәләр сыман.

      Ул күкләрне юка тукымадай җәеп җибәрә,

      Аларны яшәү өчен чатырдай кора.+

  • Ирмия 10:12–16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы,

      Ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган,+

      Үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән.+

      13 Аның тавышыннан

      Күкләрдәге сулар шаулый,+

      Ул җир кырыйларыннан болытлар күтәрә,+

      Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*

      Үзенең амбарларыннан җил истерә.+

      14 Һәркем акылсыз эш итә, беркемнең дә белеме юк,

      Кисеп һәм уеп ясалган пот аркасында һәр алтын остасы оятка калыр,+

      Чөнки аның потлары* — ялган нәрсә,

      Аларда рух* юк.+

      15 Алар — буш нәрсә һәм адәм көлкесе.+

      Аларның җавапка тартылачак көннәре килгәч, алар юкка чыгар.

      16 Ягъкуб Аллаһысы* андый нәрсәләргә охшаш түгел,

      Ул — барысын Барлыкка Китерүче,

      Аның мирасының иң кыйммәтле өлеше — Исраил.+

      Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу