-
2 Патшалар 24:17–20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Бабыл патшасы Йәһуәкин урынына аның әтисенең энесе Маттанияны+ патша итеп куйды һәм исемен Сидкыя́+ дип үзгәртте.
18 Патшалык итә башлаганда Сидкыягә 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Аның әнисе Ирмия́ кызы Һәмүтә́+ иде, Ирмия исә Либнадан иде. 19 Сидкыя, Йәһуәким кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 20 Иерусалим һәм Яһүд җирендәге бу хәлләр алар Йәһвәнең ачуын чыгарганга булды, һәм ахыр чиктә ул аларны үз хозурыннан куды.+ Сидкыя Бабыл патшасына каршы баш күтәрде.+
-