Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 28:53–57
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 53 Шунда син камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың китергән газаплар аркасында Аллаһың Йәһвә биргән балаларыңны — улларыңның һәм кызларыңның итен ашарсың.+

      54 Хәтта араңда иң нәзакәтле һәм нечкә күңелле кеше дә үз абый-энесен, сөекле хатынын һәм калган улларын кызганмас 55 һәм ашаган улларының итен алар белән бүлешмәс, чөнки камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аның бүтән бернәрсәсе булмас.+ 56 Бик иркә булганга, хәтта аягы белән җиргә басарга да уйламаган назлы һәм нечкә күңелле хатын+ сөекле ирен, улын һәм кызын кызганмас, 57 чөнки ул тудырган улларының итен һәм карыныннан чыккан соңгылыкны аларга бирергә теләмәс. Ул камалышның бөтен дәһшәтлелеге һәм дошманың шәһәрләреңә китергән газаплар аркасында аларны яшертен ашар.

  • 2 Патшалар 25:3–7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Дүртенче айның тугызынчы көнендә шәһәрдә ачлык бик каты иде,+ һәм халыкның азык-төлеге юк иде.+ 4 Шәһәр стенасының бер җирен ваттылар,+ һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасында урнашкан капка аша качып китте, калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде. Патша Араба́ юлы белән китте.+ 5 Шунда калдайлылар гаскәре патша артыннан куа китте һәм аны Әрихә даласында куып җитте. Аның бөтен гаскәриләре исә аны калдырып китеп, төрле якка таралды. 6 Шунда патшаны тотып алып,+ Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр һәм аңа хөкем чыгардылар. 7 Сидкыянең улларын аның күз алдында үтерделәр. Аның үзен исә Нәбукаднизар күзсез калдырды, аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде.+

  • Ишагыя 3:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Менә Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —

      Иерусалимнан һәм Яһүдтән һәрбер таянычны һәм ризыкны,

      Бөтен икмәкне һәм суны алып куяр.+

  • Йәзәкил 4:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Аннан соң ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, Иерусалимда ризык моннан ары булмас.*+ Мин шулай эшләрмен. Алар үз икмәкләрен үлчәп кенә һәм бик борчылып ашар,+ суларын үлчәп кенә һәм куркудан калтырый-калтырый эчәр.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу