-
2 Патшалар 25:8–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Бишенче айның җиденче көнендә, ягъни Бабыл патшасы Нәбукаднизарның идарә итүенең 19 нчы елында, Бабыл патшасының хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Иерусалимга килде.+ 9 Ул Йәһвә йортын,+ патша сараен+ һәм Иерусалимдагы бар йортларны+ яндырды, шулай ук бөтен күренекле кешеләрнең йортларын да яндырып бетерде.+ 10 Сакчылар башлыгы белән килгән калдайлылар гаскәре Иерусалимны уратып торган стеналарны җимерде.+
-