-
2 Патшалар 25:13–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Калдайлылар Йәһвә йортының бакыр баганаларын,+ Йәһвә йортындагы арбаларны+ һәм «бакыр диңгезне»+ ваттылар һәм бакырны Бабылга алып киттеләр.+ 14 Алар шулай ук гыйбадәтханәдәге көл савытларын, соскыларны, филтә кискечләрен, касәләрне һәм бар бакыр әйберләрне алып китте. 15 Сакчылар башлыгы саф алтыннан+ һәм көмештән ясалган ут савытларын һәм табакларны да алып китте.+ 16 Сөләйман патша Йәһвәнең йорты өчен ясаган ике багана, «бакыр диңгез» һәм арбаларга килгәндә, болар өчен киткән бакырны үлчәп тә бетерерлек түгел иде.+
-