-
1 Патшалар 7:15–20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Ул бакырдан коеп ике багана ясады,+ һәрберсенең биеклеге 18 терсәк иде, ә әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 12 терсәк иде.+ 16 Шул баганалар башына беркетү өчен ул бакырдан коеп ике капитель* ясады. Бер капительнең биеклеге 5 терсәк, икенчесенең дә биеклеге 5 терсәк иде. 17 Һәр багана башындагы капительләр үрмә чылбырлардан ясалган элмәкле бакыр челтәрләр белән бизәлгән иде.+ Бер капительдәге челтәр җиде өлештән тора иде, икенчесе дә җиде өлештән тора иде. 18 Багана башындагы капительләрне бизәү өчен ул шулай ук челтәр тирәли ике рәт анарлар ясады. Капительләрнең икесе өчен дә ул шулай эшләде. 19 Гыйбадәтханә өйалдысы янындагы баганаларның капительләре дүрт терсәк биеклектәге лалә чәчәгенә охшатып ясалган иде. 20 Капительләр ике багана башында тора иде. Капительләрнең корсаклы өлеше челтәр белән уралган иде. Һәрбер капитель тирәли икешәр рәт итеп 200 анар эленгән иде.+
-