Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 12:29–31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Аллаһың Йәһвә син басып аласы халыкларны юк иткәч+ һәм син аларның җирендә яши башлагач, 30 алар синең алдыңнан юк ителгәннән соң, сак бул: тозакка эләкмә. „Бу халыклар үз илаһларына ничек хезмәт иткән? Мин дә шулай ук эшләрмен“,— диеп, аларның илаһлары турында сорашма.+ 31 Аллаһың Йәһвәгә алай гыйбадәт кылма, чөнки алар үз илаһларына Йәһвә нәфрәт иткән һәр җирәнгеч нәрсәне эшли, алар хәтта үз улларын һәм кызларын үз илаһларына корбан итеп утта яндыра.+

  • 2 Патшалар 17:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Алар шулай ук үз улларын һәм кызларын корбан итеп утта яндырды,*+ күрәзәлек кылды,+ фаллар ачты һәм үзләрен Йәһвә күзендә яман булган нәрсәләргә багышлап,* аның ачуын чыгарды.*

  • 2 Елъязма 28:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Патшалык итә башлаганда Әһәзгә+ 20 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Бабасы Давыттан аермалы буларак, ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+

  • 2 Елъязма 28:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Алай гына да түгел, ул Һинно́м улы үзәнендә* корбаннар төтәтте һәм үз улларын корбан итеп утта яндырды.+ Шулай эшләп, ул Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә иярде.+

  • 2 Елъязма 33:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 33 Патшалык итә башлаганда Манашшега+ 12 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 55 ел идарә итте.+

  • 2 Елъязма 33:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Ул Һинно́м улы үзәнендә+ үз улларын корбан итеп утта яндырды;*+ сихерчелек кылды,+ күрәзәлек һәм кара сихерчелек белән шөгыльләнде, рухлар чакыручылар һәм күрәзәчеләр билгеләде.+ Ул Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарды.*

  • Йәзәкил 20:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Сез үз улларыгызны утта яндырып, аларны бар җирәнгеч потларыгызга корбанга китерәсез. Шулай итеп үзегезне әле дә нәҗесләп торасызмы?+ И Исраил халкы, сез сораганда, мин сезгә җавап бирергә тиешме?“+

      „Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сез сораганда, мин җавап бирмәм.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу