Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 4:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Һәм күкләргә карап кояшны, айны һәм йолдызларны — бөтен күк гаскәрен күргәндә, вәсвәсәгә бирелмәгез һәм аларга сәҗдә кылып, хезмәт итмәгез.+ Аллаһыгыз Йәһвә аларны күкләр астындагы бөтен халыкларга биргән.

  • 2 Патшалар 17:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Алар үз Аллаһылары Йәһвәнең бер әмерен дә санга сукмый яшәде. Алар ике бозау сыны* ясады,+ изге агач багана* ясады,+ бөтен күк җисемнәренә* табынды+ һәм Багалга хезмәт итте.+

  • 2 Патшалар 21:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Патшалык итә башлаганда Манашшега+ 12 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 55 ел идарә итте.+ Әнисенең исеме Хәфзибә́ иде.

  • 2 Патшалар 21:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Ул атасы Һизәкыя́ җимергән биеклекләрне+ яңадан төзеде һәм, Исраи́л патшасы Аха́б кебек,+ Багалга мәзбәхләр урнаштырды һәм изге агач багана*+ ясады. Ул бөтен күк җисемнәренә* табынды һәм аларга хезмәт итте.+

  • Ирмия 19:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Иерусалим йортлары һәм Яһүд патшаларының йортлары Тофеттай шакшы булып китәр.+ Алар бит шул йортларның түбәләрендә бөтен күкләр гаскәренә корбаннар китерде+ һәм үз илаһларына шәраб бүләкләре агызды“».+

  • Йәзәкил 8:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Шунда ул мине Йәһвә йортының эчке ишегалдына китерде.+ Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә керү урынында, гыйбадәтханәнең өйалдысы белән мәзбәх арасында якынча 25 кеше тора иде. Артлары — Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә, ә йөзләре көнчыгышка таба иде. Алар көнчыгышка таба карап кояшка сәҗдә кыла иде.+

  • Сафуния 1:4, 5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 «Мин кулымны Яһүд җиренә каршы

      Һәм Иерусалимдагы бар яшәүчеләргә каршы сузармын.

      Мин бу урында Багалның эзен дә калдырмам,+

      Каһиннәрнең* исемнәрен руханилар белән бергә юкка чыгарырмын.+

      5 Түбәләрдә күкләр гаскәренә сәҗдә кылучыларны,+

      Йәһвәгә тугры булырга ант иткән+

      Һәм шул ук вакыт Мәлкамгә дә тугры булырга ант биргән+ сәҗдә кылучыларны һәлак итәрмен.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу