-
Никами 9:17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Аларның тыңлыйсы килмәде,+ алар синең үзләре арасында башкарган могҗизалы эшләреңне онытты. Алар үҗәтләнде һәм, үзләре кол булган Мисыр җиренә әйләнеп кайтыр өчен, үзләренә башлык куйды.+ Әмма син кичерергә әзер, кызганучан* һәм шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан һәм тугры мәхәббәткә бай+ Аллаһы, син аларны калдырмадың.+
-
-
Никами 9:29Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Аларны үз Кануныңа кайтарыр өчен кисәткән булсаң да, алар үз-үзләренә чиктән тыш ышанып эш итте һәм әмерләреңне үтәүдән баш тартты.+ Алар күрсәтмәләреңне — аларны үтәгән кешегә гомер бирә торган күрсәтмәләреңне үтәмичә гөнаһ кылды.+ Алар үҗәтләнеп аркалары белән борылды һәм үзсүзлеләнде, аларның сине тыңлыйсы килмәде.
-