-
2 Патшалар 22:12, 13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Аннары патша Хилкыя руханига, Шафан улы Әхикәмгә,+ Микая́һ улы Ахборга, сәркатип Шафанга һәм патша хезмәтчесе Асаяга болай дип боерды: 13 «Барыгыз, Йәһвәдән минем өчен, халык өчен һәм бөтен Яһүд өчен, табылган шушы кулъязмадагы сүзләр турында сорагыз. Чөнки Йәһвәнең безгә кабарган ачуы бик көчле,+ ата-бабаларыбыз бит безгә карата язылган бер сүзне дә үтәмәгән һәм бу кулъязмада язылган сүзләр буенча яшәмәгән».
-
-
Ирмия 39:13, 14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Сакчылар башлыгы Набузардан, рабсарис* Набушазба́н, рабмаг* Ниргал-шаризәр һәм Бабыл патшасының бар абруйлы кешеләре 14 Ирмияне алып килергә куштылар. Аны Сакчылар ишегалдыннан алдылар+ һәм Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ кулына, аны үз йортына алып китсен өчен, тапшырдылар. Шулай итеп, Ирмия́ халык арасында яшәде.
-