Ирмия 14:14 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 14 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Пәйгамбәрләр минем исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итә.+ Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем.+ Алар сезгә ялган күренешләрне, күрәзәлек кылып белгән буш нәрсәләрне һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен пәйгамбәрлек итеп сөйли.+ Ирмия 23:21 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 21 Мин бу пәйгамбәрләрне җибәрмәдем, алар үзләре йөгерде;Мин алар белән сөйләшмәдем, алар үзләре пәйгамбәрлек итте.+ Ирмия 28:15 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 15 Аннары Ирмия пәйгамбәр Хәнания+ пәйгамбәргә болай диде: «И Хәнания, тыңлачы! Йәһвә сине җибәрмәде, ә син бу халыкны ялганга ышандырдың.+ Ирмия 29:8, 9 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 8 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Арагыздагы пәйгамбәрләр белән күрәзәчеләргә үзегезне алдарга юл куймагыз,+ аларның сөйләгән төшләрен тыңламагыз. 9 Чөнки Йәһвә болай ди: „Алар минем исемемнән сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә. Мин аларны җибәрмәдем“».+ Йәзәкил 13:6 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 6 „Алар ялган күренешләр күрә һәм ялганны пәйгамбәрлек итә. Йәһвә аларны җибәрмәгән, ә алар: „Йәһвәнең сүзе мондый“,— дип әйтә һәм үз сүзләренең чынга ашуын көтеп яши.+
14 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Пәйгамбәрләр минем исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итә.+ Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем.+ Алар сезгә ялган күренешләрне, күрәзәлек кылып белгән буш нәрсәләрне һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен пәйгамбәрлек итеп сөйли.+
21 Мин бу пәйгамбәрләрне җибәрмәдем, алар үзләре йөгерде;Мин алар белән сөйләшмәдем, алар үзләре пәйгамбәрлек итте.+
15 Аннары Ирмия пәйгамбәр Хәнания+ пәйгамбәргә болай диде: «И Хәнания, тыңлачы! Йәһвә сине җибәрмәде, ә син бу халыкны ялганга ышандырдың.+
8 Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Арагыздагы пәйгамбәрләр белән күрәзәчеләргә үзегезне алдарга юл куймагыз,+ аларның сөйләгән төшләрен тыңламагыз. 9 Чөнки Йәһвә болай ди: „Алар минем исемемнән сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә. Мин аларны җибәрмәдем“».+
6 „Алар ялган күренешләр күрә һәм ялганны пәйгамбәрлек итә. Йәһвә аларны җибәрмәгән, ә алар: „Йәһвәнең сүзе мондый“,— дип әйтә һәм үз сүзләренең чынга ашуын көтеп яши.+