Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 26:27, 28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез,+ 28 чөнки бу шәраб күпләрнең+ гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+

  • Лүк 22:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Кичке аштан соң Гайсә шул ук рәвешчә касәне алды һәм болай диде: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма+ нигезләнгән яңа килешүне аңлата.+

  • 1 Көринтлеләргә 11:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Кичке аштан соң Гайсә шул ук рәвешчә касәне алып,+ болай дигән: «Бу касә түгеләчәк каныма+ нигезләнгән яңа килешүне+ аңлата. Моны эчкән саен, мине искә алу өчен шулай эшләгез».+

  • Еврейләргә 8:8–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Аллаһы, мондый сүзләр әйтеп, үз халкын гаепли: «„Менә,— ди Йәһвә*,— мин Исраи́л йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә. 9 Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда төзегән килешүдән аерылып торыр.+ Чөнки алар минем килешүемә тугры булмадылар, һәм мин алар турында башка инде кайгыртмадым“,— дип әйтә Йәһвә».*

      10 «Шул көннәрдән соң,— ди Йәһвә*,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзермен: канунымны аларның акылларына салырмын һәм аны йөрәкләренә язып куярмын.+ Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр.+

      11 Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә* турында белем ал!“ — дип өйрәтмәс. Чөнки аларның барысы — кечесеннән алып бөегенә кадәр — мине белер. 12 Мин бит аларның гаделсез эшләренә карата шәфкатьле булырмын һәм гөнаһларын инде искә төшермәм».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу