Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 5:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Пәйгамбәрләр ялганны пәйгамбәрлек итә,+

      Руханилар үз хакимлекләрен кулланып кешеләрне кысрыклый.

      Ә халкыма бу ошый.+

      Әмма ахыр килгәч, нәрсә эшләрсез?»

  • Ирмия 14:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Пәйгамбәрләр минем исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итә.+ Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем.+ Алар сезгә ялган күренешләрне, күрәзәлек кылып белгән буш нәрсәләрне һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен пәйгамбәрлек итеп сөйли.+

  • Микай 3:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Аның башлыклары ришвәт алып хөкем итә,+

      Руханилары бәя түләтеп өйрәтә,+

      Ә пәйгамбәрләре күрәзәлек итүләре өчен акча* ала.+

      Шулай да алар: «Әллә Йәһвә безнең белән түгелме?+

      Бернинди бәлагә дучар булмабыз»+,— диеп,

      Йәһвәгә таянуларын күрсәткән була.

  • Сафуния 3:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Аның пәйгамбәрләре — дорфа, мәкерле кешеләр.+

      Руханилары изге нәрсәләрне нәҗесли.+

      Алар канунны боза.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу