-
Йошуа 2:17–19Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Ул кешеләр аңа болай диде: «Без, гаепле булмас өчен, син бездән ант иттергән вәгъдәне һичшиксез үтәрбез,+ 18 әмма син, без бу җиргә килгәч, тәрәзәгә безне төшергән бу җете кызыл бауны бәйләп куй. Һәм әтиеңне, әниеңне, бертуганнарыңны һәм әтиеңнең бар гаиләсен үз йортыңа җый.+ 19 Әгәр берәрсе йортыңның ишегеннән чыкса, каны түгелүе өчен үзе җаваплы булыр, ә без гаепле булмабыз. Ләкин йортыңда булган берәр кеше зыян күрсә*, каны түгелүе өчен без җаваплы булырбыз.
-