-
Ирмия 43:10, 11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Аннары аларга әйт: „Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин хезмәтчем Бабы́л патшасы Нәбукаднизар+ артыннан җибәрермен һәм аның тәхетен үзем яшереп куйган нәкъ шушы ташлар өстенә урнаштырырмын, һәм ул үзенең патша чатырын алар өстеннән җәяр.+ 11 Ул килеп, Мисыр җирен тар-мар итәр.+ Кайберәүләр авырудан кырылыр, икенчеләр әсирлеккә китәр, башкалар кылычтан һәлак булыр.+
-
-
Ирмия 46:25, 26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә мин Но*+ шәһәреннән булган Амонны,+ фиргавенне, Мисырны, аның илаһлары+ белән патшаларын, әйе, фиргавенне һәм аңа таянучы һәркемне+ җавапка тартам“.
26 „Мин аларны җаннарын эзләүчеләр кулына, Бабыл патшасы Нәбукаднизар белән аның хезмәтчеләре кулына бирермен.+ Әмма вакыт узгач, Мисырда, элекке вакыттагы кебек, кешеләр яшәр“,— ди Йәһвә.+
-