-
2 Патшалар 10:29–31Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Шулай да Яхый Нәба́т улы Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан тулысынча арынмады: Бәйте́л белән Данда торган алтын бозауларга тимәде.+ 30 Йәһвә Яхыйга болай диде: «Ахаб йортына карата күңелемдәге бар ниятләремне тормышка ашырып, яхшылык кылганың өчен һәм минем күземдә дөрес булганны эшләгәнең өчен,+ синең улларың дүртенче буынга кадәр Исраил тәхетендә утырачак».+ 31 Әмма Яхый Исраил Аллаһысы Йәһвәнең Кануны буенча бөтен йөрәге белән яшәргә тырышмады.+ Ул Йәрәбәмнең Исраилне гөнаһка батырган гөнаһларыннан тулысынча арынмады.+
-