Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәил 2:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Сионда мөгез кычкыртыгыз!+

      Изге тавымда сугышка чакырыгыз.

      Илдә яшәүчеләрнең һәммәсе дә калтырасын,

      Чөнки Йәһвә көне якынлашып килә,+ ул бик якын!

  • Сафуния 1:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә алдында дәшмәгез, чөнки Йәһвә көне якын.+

      Йәһвә корбан әзерләде. Ул үзе чакырганнарны изгеләндерде.

  • Сафуния 1:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Йәһвәнең бөек көне якын!+

      Ул якын һәм зур тизлек белән якынлаша!+

      Йәһвә көненең тавышы ачы.+

      Шунда гаскәри дә өметсезлектән кычкырыр.+

  • Сафуния 2:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Карар гамәлгә кергәнче,

      Көн кибәк шикелле очып киткәнче,

      Йәһвәнең көйдергеч ачуы өстегезгә төшкәнче,+

      Йәһвәнең ачу көне өстегезгә ябырылганчы,

  • 2 Петер 3:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Йәһвә* көне+ исә карак шикелле киләчәк.+ Шул көнне күкләр кинәт үкереп юкка чыгачак,+ ә күкләрне һәм җирне тәшкил итүче нәрсәләр кызып җимереләчәк, җир исә һәм андагы эшләр фаш ителәчәк.+

  • Ачылыш 6:16, 17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 таулар белән кыяларга болай диделәр: «Безнең өскә авып, безне каплагыз,+ безне тәхеттә Утыручының+ йөзеннән һәм Бәрәннең+ ачуыннан яшерегез, 17 чөнки аларның бөек ачу көне килде,+ һәм кем моны кичереп исән кала алыр?»+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу