Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 23:15, 16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Ул шулай ук Исраилне гөнаһка батырган Нәба́т улы Йәрәбә́м Бәйтелдә төзегән мәзбәхне һәм биеклекне+ җимереп ташлады. Мәзбәхне һәм биеклекне җимереп ташлаганнан соң, ул шул биеклекне яндырып, көл итте һәм изге агач багананы* яндырды.+

      16 Йошия тирә-ягына әйләнеп карагач, тауда каберләр күрде. Ул шул каберләрдән сөякләр китертте һәм аларны мәзбәхтә яндырып, мәзбәхне гыйбадәт өчен яраксыз итте. Шулай итеп Йәһвәнең Аллаһы бәндәсе аша алдан игълан ителгән сүзләренең барысы да үтәлде.+

  • 2 Елъязма 31:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Бәйрәмнән соң анда җыелган бөтен исраиллеләр Яһүд җирендәге шәһәрләргә китте. Алар Яһүд белән Биньями́н, шулай ук Ифраи́м һәм Манашше́+ җирләрендәге изге таш баганаларны ватты,+ изге агач баганаларны* кисеп ташлады,+ биеклекләрне+ һәм мәзбәхләрне җимерде,+ таш өстендә таш калдырмады. Аннары бөтен исраиллеләр үз шәһәрләренә, һәрберсе үз өенә кайтты.

  • 2 Елъязма 34:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 34 Патшалык итә башлаганда Йошиягә+ 8 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 31 ел идарә итте.+

  • 2 Елъязма 34:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 мәзбәхләрне ватты, изге агач баганаларны* һәм сыннарны+ җимереп, тузанга әйләндерде. Ул Исраи́л җирендәге барлык фимиам мәзбәхләрен чабып ташлады.+ Аннары ул Иерусалимга кайтты.

  • Һошия 10:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Аларның йөрәкләре риялы.*

      Хәзер алар гаепле булып саналыр.

      Берәү аларның мәзбәхләрен җимерер һәм изге баганаларын ватар.

  • Микай 1:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Мин Сама́рияне кырдагы хәрабәләр өеме,

      Йөзем бакчалары утырту урыны итәрмен.

      Аның ташларын үзәнгә ыргытырмын,

      Нигезләрен ялангач итәрмен.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу