22 Патшалык итә башлаганда Йошиягә+ 8 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 31 ел идарә итте.+ Аның әнисе Адайның кызы Йәдидә́ иде, Ада́й исә Боскаттан+ иде. 2 Йошия́ Йәһвәнең күзендә дөрес булганны кылды һәм уңга да, сулга да тайпылмыйча, бабасы Давыт эзләреннән йөрде.+