-
Марк 2:15–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Соңрак, Ле́винең өендә табын янында утырганда, Гайсә белән һәм аның шәкертләре белән бергә аңа ияргән күп кенә кеше — салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар утыра иде.+ 16 Әмма фарисейлардан булган канунчылар аның гөнаһ кылучылар һәм салым җыючылар белән бергә ашаганын күргәч, аның шәкертләренә: «Ул, нәрсә, әллә салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашыймы?» — дип әйтә башлады. 17 Моны ишетеп, Гайсә аларга болай диде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».+
-
-
Лүк 5:29–32Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Ле́ви үз өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Табын алдында алар белән күп салым җыючы һәм башка кешеләр утыра иде.+ 30 Шунда фарисейлар һәм фарисейлардан булган канунчылар аның шәкертләреннән зарланып: «Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз?» — дия башлады.+ 31 Моңа Гайсә болай дип җавап бирде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк.+ 32 Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».+
-