-
Марк 6:53–56Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
53 Диңгезне кичеп, алар Генисаре́т җирләренә килде һәм яр кырыенда туктады.+ 54 Әмма аларның көймәдән чыгуы булды, кешеләр Гайсәне шунда ук танып алды 55 һәм шул җирдәге кешеләргә хәбәр итәр өчен йөгереп китте. Алар авыруларны носилкага салып, Гайсә тукталган урынга китерә башлады. 56 Ул авылларга яки шәһәрләргә — кая гына керсә дә, авыруларны базар мәйданына китереп салалар иде һәм аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр.+ Кагылганнарның барысы да сәламәтләнә иде.
-