-
Марк 8:1–9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Шул көннәрдә кабат күп кеше җыелды һәм аларның ашарларына юк иде. Шунда Гайсә шәкертләрен чакырып, болай диде: 2 «Кешеләрне кызганам,+ чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк.+ 3 Аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит». 4 Ләкин шәкертләре: «Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга?» — дип җавап бирде. 5 Ул алардан: «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады. Алар: «Җиде»,— диделәр.+ 6 Шунда Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, ә үзе җиде икмәкне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады. Ул икмәкне халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирде, һәм тегеләре тарата башлады.+ 7 Аларның шулай ук берничә кечкенә балыгы да бар иде, һәм Гайсә, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аларны да таратырга кушты. 8 Барысы да туенгач, калган сыныкларны җыйдылар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты.+ 9 Анда исә 4 000 гә якын ир-ат бар иде. Шуннан соң Гайсә аларны кайтарып җибәрде.
-