Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Зәбур 22:16–18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Дошманнарым мине этләр сыман чолгап ала,+

      Алар мине явызлар өере кебек сырып ала,+

      Арысландай, аяк-кулларыма ташлана.+

      17 Мин бар сөякләремне санап чыга алам.+

      Алар мине күз алмый күзәтә.

      18 Алар өс киемемне бүлешә,

      Киемем өчен жирәбә сала.+

  • Ишагыя 53:1–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 53 Бездән* ишеткән хәбәргә кем иман итте?+

      Йәһвә кулы+ кемгә ачылды?+

      2 Ул аның* алдында үсенте+ сыман үсеп чыгар, кибеп беткән җирдәге тамыр сыман булыр.

      Аның мәһабәт кыяфәте дә, күркәмлеге дә юк.+

      Без аны күргәч, аның тышкы күренеше безне үзенә җәлеп итмәс.

      3 Авырту белән авыруның ни икәнен белгән шул кешегә

      Кешеләр җирәнеп карады һәм аңардан читләште.+

      Аның йөзе бездән яшерелгәндәй булды.*

      Аңа җирәнеп карадылар, без дә аны санга сукмадык.+

      4 Ул авыруларыбызны күтәреп барды,+

      Безнең авыртуларыбызны йөртте.+

      Ә без аны Аллаһы зарарлады, газаплады һәм интектерде дип уйладык.

      5 Ул исә безнең җинаятьләребез+ өчен чәнчелде,+

      Гөнаһларыбыз өчен изелде.+

      Ул алган җәза безгә тынычлык китерде.+

      Аның яралары ярдәмендә без савыктык.+

      6 Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек,+

      Һәркем үз юлына борылган иде,

      Ә Йәһвә безнең барыбызның гөнаһларын аның өстенә салды.+

      7 Аны җәберләделәр,+ һәм ул үзен газапларга дучар итте,+

      Ләкин ул авызын ачмады.

      Аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар.+

      Сарык үзенең йонын кыркучы алдында тавышсыз торгандай,

      Ул да авызын ачмады.+

      8 Аны җәберләделәр* һәм гадел хөкем итмичә алып киттеләр.

      Аның чыгышы* белән кем кызыксыныр?

      Аны бит тереләр җиреннән аердылар.+

      Минем халкымның җинаяте аркасында ул үтерелде.*+

      9 Ул явызлык* кылмаган булса да,

      Авызыннан ялган сүз чыкмаса да,+

      Аңа кабер явызлар белән бергә бирелде,*+

      Үлгәч, ул байлар белән җирләнде.+

      10 Ләкин аны изү Йәһвәнең ихтыярында иде,* һәм ул аны газапларга дучар итте.

      Әгәр син аның җанын гаеп йолу корбаны итеп китерсәң,+

      Ул үзенең токымын* күрер, үз гомерен озайтыр,+

      Һәм аның аша Йәһвәнең ихтыяры* үтәлер.+

      11 Үз җанының газаплануы аркасында, ул күргәннәре белән канәгатьләнер.

      Үз белеме ярдәмендә тәкъва кеше — минем хезмәтчем+ —

      Күп кешеләрне тәкъвалыкка китерер,+

      Аларның гөнаһларын күтәреп барыр.+

      12 Шуңа күрә мин аңа күпләр арасында өлеш бирермен,

      Ул көчлеләр белән табыш бүләр,

      Чөнки ул үз җанын үлемгә бирде+

      Һәм җинаятьчеләр исәбенә кертелде.+

      Ул күп кешеләрнең гөнаһын күтәреп барды+

      Һәм җинаятьчеләрне яклады.+

  • Даниял 9:26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 62 атна үтүгә Мәсих, үтерелеп,+ һичнәрсәсез калачак.+

      Бер башчының гаскәре килеп, шәһәрне һәм изге урынны җимерәчәк,+ һәм аның ахыры туфан килгәндәй булачак. Ахырга тикле сугышлар булып торачак. Аллаһының карары буенча, һәлакәт булачак.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу