Маттай 16:21 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 21 Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак.+ Маттай 17:22, 23 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 22 Гайсә үз шәкертләре белән Гәлилә́ядә булганда, аларга болай диде: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш,+ 23 алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+ Шунда шәкертләр бик зур кайгыга төште. 1 Көринтлеләргә 15:3, 4 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 3 Үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәләрне сезгә дә тапшырдым: Мәсих, Язмаларда әйтелгәнчә, безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән,+ 4 җирләнгән булган+ һәм, Язмаларда әйтелгәнчә,+ өченче көнне+ үледән терелеп торган.+
21 Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак.+
22 Гайсә үз шәкертләре белән Гәлилә́ядә булганда, аларга болай диде: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш,+ 23 алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+ Шунда шәкертләр бик зур кайгыга төште.
3 Үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәләрне сезгә дә тапшырдым: Мәсих, Язмаларда әйтелгәнчә, безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән,+ 4 җирләнгән булган+ һәм, Язмаларда әйтелгәнчә,+ өченче көнне+ үледән терелеп торган.+