Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 21:23–27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 23 Гайсә гыйбадәтханәгә кереп өйрәтеп торганда, аның янына өлкән руханилар белән халык өлкәннәре килде һәм: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады.+ 24 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?» Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“+ — дип сорар, 26 ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный». 27 Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим.

  • Лүк 20:1–8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Бер көнне Гайсә халыкны гыйбадәтханәдә өйрәтеп һәм яхшы хәбәрне игълан итеп йөргәндә, аның янына өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр килделәр. 2 Алар аңа: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде? Әйт безгә»,— диделәр.+ 3 Моңа ул болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар, җавап бирегез: 4 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы?» 5 Шунда алар үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар. 6 Ә: „Кешеләрдән“,— дисәк, бар халык безне ташлар атып үтерәчәк, чөнки барысы Яхъяның пәйгамбәр булганына инанган».+ 7 Шуңа күрә алар кайдан икәнен белмибез дип әйттеләр. 8 Шунда Гайсә аларга: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— диде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу