Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 21:33–41
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 33 Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы+ утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+ 34 Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35 Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.+ 36 Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.+ 37 Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38 Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр. 39 Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ 40 Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41 Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр.

  • Лүк 20:9–16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Шуннан соң ул халыкка мондый мисал китерде: «Бер кеше йөзем бакчасы+ утырткан һәм, аны йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, озак вакытка чит илгә киткән.+ 10 Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене алар аңа йөзем бакчасыннан җимешләр бирсеннәр өчен җибәргән. Әмма йөзем үстерүчеләр аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.+ 11 Ләкин ул тагын бер хезмәтчене, инде башкасын җибәргән. Алар монысын да кыйнаганнар һәм, аны хур итеп, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 12 Ул өченчесен җибәргән. Алар аны да җәрәхәтләп, чыгарып ташлаганнар. 13 Шунда йөзем бакчасының хуҗасы болай дигән: „Нәрсә эшләргә инде? Яраткан улымны җибәрим.+ Бәлки, алар аны хөрмәт итәрләр“. 14 Ләкин йөзем үстерүчеләр аны күреп алгач, үзара фикер алыша башлаганнар: „Бу мирасчы. Мирас безнеке булсын өчен, аны үтерик“. 15 Шунда алар аны йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ Йөзем бакчасының хуҗасы алар белән нәрсә эшләр? 16 Ул килеп, бу йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак».

      Моны ишеткәч, алар: «Андый хәл була күрмәсен!» — диделәр.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу