-
Маттай 27:11–14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Гайсә Пилат каршында басып торганда, Пилат аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады. «Син үзең моны әйтәсең»,— дип җавап бирде аңа Гайсә.+ 12 Әмма өлкән руханилар һәм өлкәннәр аны гаепли башлагач, ул аларга җавап бирмәде.+ 13 Шунда Пила́т аңардан: «Сиңа каршы шулкадәр күп шаһитлек бирәләр, әллә ишетмисеңме?» — дип сорады. 14 Моңа Гайсә бер сүз дә дәшмәде, шуңа күрә идарәче бик нык гаҗәпләнде.
-