-
Маттай 27:20–23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Әмма өлкән руханилар белән өлкәннәр халыкны Барабның+ азат ителүен, ә Гайсәнең үтерелүен сорарга күндерделәр.+ 21 Шунда идарәче халыктан: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорады. «Барабны»,— диделәр тегеләре. 22 Шунда Пилат: «Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип сорады. Барысы да: «Аны баганага кадакла!» — диделәр.+ 23 Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкыра иделәр.+
-