Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 21:1–6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Аннары Давыт Нобка+ Әхимәли́к рухани янына килде. Давытны күргәч, Әхимәлик куркып китте һәм аңардан: «Нигә син берүзең йөрисең? Ник яныңда кешеләрең юк?»+ — дип сорады. 2 Давыт Әхимәлик руханига болай диде: «Мин патша эше белән йөрим, ул миңа: „Сине нинди йомыш белән җибәргәнемне һәм сиңа нинди күрсәтмәләр биргәнемне берәү дә белергә тиеш түгел“,— диде. Шунлыктан мин кешеләрем белән билгеле бер урында очрашырга сөйләштем. 3 Булса, миңа биш икмәк я бүтән төрле ризык бирче». 4 Әмма рухани Давытка: «Миндә изге икмәктән башка бүтән икмәк юк.+ Кешеләрең хатын-кызлардан тыелган булса,+ мин сиңа аларны бирермен»,— дип җавап бирде. 5 Давыт аңа: «Без моңарчы да сугышка барганда хатын-кызлардан тыелган идек, бу юлы да шулай+,— дип әйтте.— Хәтта гади йөкләмә белән йөргәндә дә кешеләрем тәннәрен изгелектә саклый. Ә бүген аларның тәне бигрәк тә изге!» 6 Шунда рухани аңа изге икмәк бирде,+ чөнки анда багышланган икмәкләрдән башка бүтән икмәк юк иде. (Яңалары белән алмаштырылган көнне алар Йәһвә хозурыннан алынган иде.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу