-
Маттай 9:23–26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Башлыкның өенә кергәч, Гайсә анда флейтачыларны һәм шау-шу күтәргән халык төркемен күрде.+ 24 Ул аларга: «Чыгыгыз моннан. Кыз үлмәгән, ул йоклый»+,— диде. Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башладылар. 25 Халык чыккач, ул бүлмәгә керде дә кызны кулыннан алды,+ һәм кыз торып басты.+ 26 Шунда бу хактагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
-
-
Марк 5:38–43Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
38 Алар синагога башлыгының өенә килгәч, Гайсә анда шау-шу күтәргән һәм үкереп-үкереп елаган кешеләрне күрде.+ 39 Өйгә кергәч, ул аларга: «Сез нигә шаулыйсыз һәм нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, ул йоклый»+,— диде. 40 Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башлады. Әмма ул аларга чыгарга кушты һәм үзе белән кызның ата-анасын, шулай ук үз шәкертләрен алып, бала яткан җиргә керде. 41 Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— диде. Бу: «Кыз бала, тор!»+ — дигәнне аңлата. 42 Кыз бала шунда ук торды да йөри башлады (аңа 12 яшь иде). Моны күреп, әти-әнисе куанып шатланды. 43 Ләкин Гайсә аларны, бу хакта беркемгә дә сөйләмәгез дип, кат-кат* кисәтте+ һәм кызга ашарга бирергә кушты.
-