-
Маттай 18:1–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Шунда Гайсә янына шәкертләре килде һәм: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?»+ — дип сорады. 2 Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да 3 болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз,+ күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез.+ 4 Шуңа күрә басынкыланып шушы балага охшаш булып киткән кеше күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр,+ 5 һәм минем исемем хакына мондый баланы кабул итүче мине дә кабул итә.
-
-
Марк 9:33–37Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
33 Кәпернаумга килгәч, алар бер өйгә керделәр. Гайсә алардан: «Юлда барганда, сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорады.+ 34 Алар дәшмәделәр, чөнки юлда барганда, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде. 35 Шунда ул утырды һәм, үзе янына 12 рәсүлен чакырып: «Беренче булырга теләүче соңгы булырга һәм бөтенесе өчен хезмәтче булырга тиеш»+,— диде. 36 Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да, аны кочаклап, болай диде: 37 «Минем исемем хакына мондый балаларның+ берсен кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине генә түгел, мине Җибәрүчене дә кабул итә».+
-