-
Маттай 12:38–42Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
38 Шунда канунчылар белән фарисейларның берничәсе аңа: «Остаз, синнән берәр могҗизалы күренеш күрәсебез килә»,— диделәр.+ 39 Ул аларга мондый җавап бирде: «Явыз һәм зиначы* буын могҗизалы күренеш эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс.+ 40 Чөнки Юныс гаять зур балыкның карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек,+ Адәм Улы да җир карынында өч көн һәм өч төн үткәрер.+ 41 Хөкем көнендә Нинәвә́ халкы бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки Нинәвә халкы Юныс вәгазен ишетеп тәүбә иткән.+ Әмма монда Юныстан бөегрәге бар.+ 42 Хөкем көнендә көньяк патшабикәсе, бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки ул Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңлар өчен җир читеннән килгән булган.+ Әмма монда Сөләйманнан бөегрәге бар.+
-