-
Ягъкуб 4:13–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 «Бүген яки иртәгә без бу шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торып акча эшләрбез»,— дип әйтүчеләр, сезгә әйтәм:+ 14 сез бит иртәгә үзегез белән нәрсә буласын да белмисез.+ Сез бит — кыска гына вакытка барлыкка килеп юкка чыгучы томан.+ 15 Сезгә: «Әгәр Йәһвә* теләсә,+ исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дип әйтергә кирәк. 16 Сез исә масаеп мактанасыз һәм моның белән горурланып йөрисез. Ә андый мактануның һәркайсы төре — явызлык.
-