Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Даниял 7:27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Ә патшалык, хакимлек һәм бөтен күкләр астындагы патшалыкларның бөеклеге Ходай Тәгаләнең изге халкына бирелде.+ Аларның патшалыгы — мәңгелек патшалык,+ һәм бөтен патшалыклар аларга хезмәт итәчәк, аларга буйсыначак“.

  • Лүк 22:28–30
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Әмма мин сынаулар кичергәндә,+ сез минем белән калдыгыз,+ 29 һәм, Атам минем белән Патшалык+ турында килешү төзегән кебек, мин дә сезнең белән килешү төзим. 30 Моны сез Патшалыгымдагы+ табынымнан ашап-эчсен дип һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итү өчен тәхетләргә утырсын дип эшлим.+

  • Еврейләргә 12:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Шуңа күрә, үзебезгә какшамас Патшалык биреләчәген белеп, әйдәгез, моннан ары да Аллаһының юмарт игелеген татып яшик. Шул игелек ярдәмендә без Аллаһыга ул теләгәнчә изге хезмәт башкара алабыз. Моны Аллаһыдан куркып, тирән ихтирам белән эшлик.

  • Ягъкуб 2:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Тыңлагыз әле, кадерле кардәшләрем. Аллаһы бу дөнья өчен ярлы булганнарны иманда бай булсыннар өчен+ һәм үзен яратучыларга вәгъдә иткән Патшалыкның мирасчылары булсыннар өчен сайлаган түгелме?+

  • Ачылыш 1:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 (ул безне үз Аллаһысы һәм Атасы өчен патшалар+ һәм руханилар+ итте), әйе, аңа дан һәм кодрәт мәңгегә. Амин.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу