Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 21:1–3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Алар Иерусалимга якынлашып килгәндә, Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә кереп тукталдылар. Шунда Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә+ 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».

  • Марк 11:1–6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Алар Иерусалимга якынлашканда, Зәйтүн тавындагы Битфәгия́ белән Битаниягә+ килеп җитәрәк, Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә+ 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде берәрсе: „Сез нәрсә эшлисез?“ — дип сораса: „Ул Хуҗабызга кирәк, ул аны тиздән кире кайтарачак“,— диегез». 4 Шәкертләр барып, тыкрыкта бер ишеккә бәйләп куелган ишәк баласын таптылар һәм аның бавын чиштеләр.+ 5 Әмма анда басып торучыларның кайберләре аларга: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — диде. 6 Шәкертләр нәкъ Гайсә өйрәткәнчә әйткәч, тегеләр аларны тоткарлап тормады.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу