-
Марк 11:7–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Шәкертләр Гайсә янына ишәкне+ китереп, аның өстенә өс киемнәрен салгач, Гайсә аңа атланды.+ 8 Шунда күп кенә кеше юл өстенә үз өс киемнәрен, ә башкалар кырда киселгән яшел ботакларны җәйде.+ 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы кешеләр болай дип кычкырып барды: «Коткар аны, ялварып үтенәбез!+ Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!+ 10 Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы фатихалы!+ Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!»
-