-
Маттай 22:41–46Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
41 Фарисейлар бергә җыелып торганда, Гайсә алардан:+ 42 «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорады. Алар: «Давытның»+,— дип җавап бирделәр. 43 Ул алардан болай дип сорады: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә,+ аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: 44 „Йәһвә* минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дип әйткән“? 45 Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?»+ 46 Аңа җавап итеп беркем дә бер сүз дә әйтә алмады һәм, шул көннән алып, инде һичкем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.
-
-
Марк 12:35–37Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
35 Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтүен дәвам итеп, болай диде: «Ни өчен канунчылар Мәсих — ул Давыт улы дип әйтә?+ 36 Давыт үзе изге рух+ ярдәмендә болай дип әйткән бит: „Йәһвә* минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дигән“. 37 Давыт үзе аны „Хуҗам“ дип атый. Алайса, ничек соң ул аның улы була ала?»+
Һәм бик күп кеше аны рәхәтләнеп тыңлады.
-