-
Маттай 14:24–33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Ул вакытта көймә ярдан инде шактый ерак* иде һәм, каршы җил искәнгә, дулкыннар белән көрәшеп йөзә иде. 25 Таң атар алдыннан* Гайсә, диңгез өстеннән атлап, шәкертләре янына китте. 26 Алар аның диңгез буйлап баруын күреп, шомланып киттеләр һәм: «Бу өрәк!» — дип, куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. 27 Әмма ул аларга шундук эндәшеп: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»+,— диде. 28 Моңа Пете́р: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— диде. 29 Гайсә: «Кил!» — диде. Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба китте. 30 Әмма давылны күреп, ул куркуга төште һәм бата башлагач: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкырды. 31 Гайсә шунда ук кулын сузды да аны тотып алды. «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?»+ — диде ул. 32 Алар көймәгә кергәч, давыл тынды. 33 Шунда көймәдәге шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылдылар* һәм: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диделәр.
-