Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Рәсүлләр 8:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Шаул исә җыелышны каты җәберли башлады. Өйләргә бәреп кереп, ир-атларны һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыга иде дә төрмәгә яба иде.+

  • Рәсүлләр 9:1, 2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Ә Шау́л һаман да Хуҗабызның шәкертләренә янап һәм аларны үтерергә җыенып йөри иде.+ Ул баш рухани янына барып, 2 Дәмәше́къ синагогалары өчен хатлар сорады. Ул моны шул Юлның* һәркайсы тарафдарын+ — ир-атны да, хатын-кызны да — бәйләп Иерусалимга алып килер өчен эшләде.

  • Рәсүлләр 26:9–11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә бар көчемне куеп насаралы Гайсә исеменә каршы көрәшергә тиешмен дип уйлый идем. 10 Һәм Иерусалимда мин нәкъ шулай эшләдем дә. Өлкән руханилардан вәкаләт алып,+ күп изгеләрне төрмәләргә ташлата идем+ һәм аларны үтерергә ризалыгымны бирә идем. 11 Мин аларны, иманнарыннан ваз кичсеннәр өчен көч куеп, бар синагогаларда еш кына җәзаладым һәм, аларга карата ачуым бик көчле булганлыктан, аларны хәтта башка шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем.

  • 1 Тимутигә 1:12, 13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Мин үземә кодрәт биргән Хуҗабыз Мәсих Гайсәгә рәхмәтлемен, чөнки ул мине, хезмәткә билгеләп, тугры дип санады.+ 13 Ә мин элек көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа идем,+ шулай да миңа шәфкать күрсәтелде, чөнки үземне имансыз булганга, белмичә шулай тоттым.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу