-
1 Көринтлеләргә 6:9, 10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Тәкъва булмаган кешеләр Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак, әллә моны белмисезме?+ Алданмагыз. Фәхеш кешеләр* дә,+ потка табынучылар да,+ хыянәтчеләр дә,+ табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да,+ ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да,+ 10 караклар да, комсызлар да,+ эчкечеләр дә,+ башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.+
-
-
Гәләтиялеләргә 5:19–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
19 Гөнаһлы тәннең эшләре ачык билгеле, һәм бу — фәхешлек,*+ нәҗеслек, азгынлык,*+ 20 потка табыну, спиритизм,*+ дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, бүленешләр, сектантлык, 21 көнчелек, эчкечелек,+ тыелгысыз эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш нәрсәләр.+ Инде элек кисәткәнемчә, сезне кабат шул нәрсәләр турында кисәтәм: андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.+
-