-
Ачылыш 13:16–18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
16 Ул бар кешеләрне — гадиләрне һәм бөекләрне, байларны һәм ярлыларны, иреклеләрне һәм колларны — уң кулларына яки маңгайларына тамга салырга+ мәҗбүр итә. 17 Андый тамгасы — ерткыч исеме+ я аның исеменең саны+ — булмаган һәркем сатып та ала алмаячак, сата да алмаячак. 18 Монда зирәклек кирәк: аңлаучы кеше ерткычның санын хисаплап чыгарсын, чөнки бу — кеше саны, һәм бу сан — 666.+
-
-
Ачылыш 20:4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Шунда мин тәхетләр һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итәргә хокук бирелгән иде. Әйе, бу җаннар* Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре өчен һәм Аллаһы турында сөйләгәннәре өчен үтерелгән булганнар. Алар ерткычка һәм аның сурәтенә табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга кабул итмәгән.+ Алар терелеп Мәсих белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итте.+
-