Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Хакимнәр 21
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Хакимнәр эчтәлек

      • Биньямин кабиләсен саклап калалар (1—25)

Хакимнәр 21:1

Кисешкән урыннар

  • +Хк 20:1
  • +Хк 21:18

Хакимнәр 21:2

Кисешкән урыннар

  • +Хк 20:18, 26

Хакимнәр 21:4

Кисешкән урыннар

  • +Лв 3:1

Хакимнәр 21:7

Кисешкән урыннар

  • +Лв 5:4; 19:12; Мт 5:33
  • +Хк 21:1, 18

Хакимнәр 21:8

Кисешкән урыннар

  • +Хк 20:1

Хакимнәр 21:10

Кисешкән урыннар

  • +Хк 21:5

Хакимнәр 21:12

Кисешкән урыннар

  • +Йш 18:1

Хакимнәр 21:13

Кисешкән урыннар

  • +Хк 20:46, 47

Хакимнәр 21:14

Кисешкән урыннар

  • +Хк 21:8, 12

Хакимнәр 21:15

Кисешкән урыннар

  • +Хк 21:6

Хакимнәр 21:18

Кисешкән урыннар

  • +Лв 19:12; Хк 21:1

Хакимнәр 21:19

Кисешкән урыннар

  • +Йш 18:1

Хакимнәр 21:22

Кисешкән урыннар

  • +Хк 21:12, 14
  • +Хк 21:1, 18

Хакимнәр 21:23

Кисешкән урыннар

  • +Хк 20:48

Хакимнәр 21:25

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:6; 1Иш 8:4, 5

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.4.2005, 32 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Хак. 21:1Хк 20:1
Хак. 21:1Хк 21:18
Хак. 21:2Хк 20:18, 26
Хак. 21:4Лв 3:1
Хак. 21:7Лв 5:4; 19:12; Мт 5:33
Хак. 21:7Хк 21:1, 18
Хак. 21:8Хк 20:1
Хак. 21:10Хк 21:5
Хак. 21:12Йш 18:1
Хак. 21:13Хк 20:46, 47
Хак. 21:14Хк 21:8, 12
Хак. 21:15Хк 21:6
Хак. 21:18Лв 19:12; Хк 21:1
Хак. 21:19Йш 18:1
Хак. 21:22Хк 21:12, 14
Хак. 21:22Хк 21:1, 18
Хак. 21:23Хк 20:48
Хак. 21:25Хк 17:6; 1Иш 8:4, 5
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Хакимнәр 21:1–25

Хакимнәр

21 Исраи́л кешеләре Миспәдә:+ «Беребез дә Биньями́н кешесенә үз кызын хатынлыкка бирмәячәк»,— дип ант итте.+ 2 Аннары халык Бәйтелгә килеп,+ Аллаһы алдында кичкә кадәр ачы күз яшьләре белән кычкырып елап утырды. 3 Алар: «И Исраил Аллаһысы Йәһвә, ник Исраилдә андый хәл булды? Ник Исраилдә бер кабилә юкка чыкты?» — дип еладылар. 4 Ә икенче көнне халык иртән торды да, яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары+ китерер өчен, шунда мәзбәх корды.

5 Шунда Исраил халкы: «Исраилнең бөтен кабиләләре Йәһвә алдына җыелганда, кем килмәде?» — диеште, чөнки алар, Йәһвә янына Миспәгә килмәгән һәркем һичшиксез үтереләчәк, дип бөек ант биргән иде. 6 Исраил халкы үз кардәше Биньямин белән булган хәл аркасында кайгырды. Алар әйтте: «Бүген Исраилдән бер кабилә чабып алынды. 7 Исән калганнарга хатыннар табар өчен безгә нәрсә эшләргә соң? Без бит Йәһвә белән ант итеп,+ аларга бер кызыбызны да хатынлыкка бирмибез дидек».+

8 Алар: «Исраил кабиләләреннән кем Йәһвә янына Миспәгә килмәде?» — диеште.+ Җыелыш үткән тукталу урынына Ябе́ш-гиладтан беркем килмәгән булып чыкты. 9 Халыкны санап чыккач, Ябеш-гиладта яшәүчеләрнең берсе дә анда булмаганы ачыкланды. 10 Шуңа күрә җәмгыять анда 12 000 иң көчле кешене җибәрде. Аларга болай диделәр: «Барыгыз, Ябеш-гиладта яшәүчеләрне, хәтта хатын-кызлар белән балаларны да кылычтан кичерегез.+ 11 Менә нәрсә эшләгез: һәр ир-атны һәм шулай ук ир-ат белән якынлык кылган һәр хатын-кызны үтерегез». 12 Ябеш-гила́д халкы арасында алар беркайчан да ир-ат белән якынлык кылмаган 400 гыйффәтле кызны тапты. Аларны Кәнга́н җирендәге Шило́+ янындагы тукталу урынына китерделәр.

13 Аннары бөтен җәмгыять Римму́н кыяташындагы+ биньяминлыларга хәбәр җибәреп, тынычлык төзергә тәкъдим итте. 14 Шунда биньяминлылар үз җирләренә кайтты. Аларга Ябеш-гилад хатыннарыннан исән калдырылган кызларны бирделәр,+ ләкин кайберәүләргә кызлар җитмәде. 15 Халык Биньямин белән булган хәл аркасында кайгырды,+ чөнки Йәһвә Исраил кабиләләре арасында бүленеш китереп чыгарды. 16 Җәмгыять өлкәннәре: «Калган ир-атларга ничек хатыннар табыйк? Биньяминның бөтен хатыннары юк ителде бит»,— диде. 17 Алар әйтте: «Биньямин кабиләсе Исраилдән юкка чыкмасын өчен, исән калганнарның мирасы булырга тиеш. 18 Ләкин без аларга үз кызларыбызны хатынлыкка бирә алмыйбыз, Исраил халкы: „Биньяминга хатын биргән һәркем ләгънәт ителсен“,— дип ант итте бит».+

19 Аннары алар әйтте: «Менә Бәйтелнең төньягында, Бәйтелдән Шехемгә алып барган олы юлның көнчыгышында һәм Лебонның көньягында урнашкан Шилода ел саен Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үтә».+ 20 Шуңа күрә алар Биньямин кешеләренә боерды: «Барыгыз, йөзем бакчаларында яшеренегез. 21 Шило кызларының биергә чыкканын күргәч, һәрберегез йөзем бакчаларыннан чыгып, Шило кызларыннан үзенә хатын тотып алсын һәм Биньямин җиренә кайтып китсен. 22 Аларның аталары я абый-энеләре, килеп, безгә ризасызлык белдерсә, без аларга: „Аңлагыз инде безне, без бит аларның һәрберсенә сугышта хатын таба алмадык,+ һәм сез дә аларга хатын бирә алмас идегез, юкса гаепле булыр идегез“+,— диярбез».

23 Биньямин кешеләре шулай эшләде дә. Һәрберсе биегән кызлар арасыннан үзенә хатын алып китте. Аннан соң алар үз мирасларына кайтып, үз шәһәрләрен яңадан торгызды+ һәм анда урнашты.

24 Шунда исраиллеләр аннан үз кабиләләренә һәм гаиләләренә таралышты. Аларның һәрберсе үз мирасына кайтып китте.

25 Ул көннәрдә Исраилдә патша юк иде.+ Һәркем үз күзлегеннән дөрес булганны эшләде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу