Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 23
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Давыт Кейла шәһәрен коткара (1—12)

      • Шаул Давытны эзәрлекли (13—15)

      • Йонафан Давытны ныгыта (16—18)

      • Давыт чак кына Шаул кулына эләкми кала (19—29)

1 Ишмуил 23:1

Кисешкән урыннар

  • +Йш 15:20, 44

1 Ишмуил 23:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 30:8; 2Иш 5:19; Зб 37:5

1 Ишмуил 23:3

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:5
  • +1Иш 13:5; 14:52

1 Ишмуил 23:4

Кисешкән урыннар

  • +Хк 6:39
  • +1Иш 14:6; 2Иш 5:19

1 Ишмуил 23:5

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 23:1

1 Ишмуил 23:6

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:20

1 Ишмуил 23:7

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «минем кулыма сатты».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 23:14

1 Ишмуил 23:9

Кисешкән урыннар

  • +Сн 27:21; 1Иш 30:7

1 Ишмуил 23:10

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:19

1 Ишмуил 23:11

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «җир хуҗалары».

1 Ишмуил 23:13

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:1, 2; 25:13; 30:9

1 Ишмуил 23:14

Кисешкән урыннар

  • +Йш 15:20, 55; 1Иш 23:19; 26:1
  • +1Иш 18:29; 20:33; 27:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2015, 10, 11 б.

1 Ишмуил 23:15

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «Давыт Шаулдан курка иде, чөнки ул аның җанын эзли иде».

1 Ишмуил 23:16

Кисешкән урыннар

  • +Зб 37:5; Гс 17:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 3 мәкалә

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2015, 10, 11 б.

1 Ишмуил 23:17

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:13; 2Иш 2:4; 5:3
  • +1Иш 20:31; 24:17, 20

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 3 мәкалә

1 Ишмуил 23:18

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:3; 20:42

1 Ишмуил 23:19

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «чүлнең».

  • *

    Сүзгә-сүз «уң ягындагы».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 10:26
  • +1Иш 26:1; Зб 54:башлангыч сүзе
  • +1Иш 23:15
  • +1Иш 23:24
  • +1Иш 26:3

1 Ишмуил 23:20

Кисешкән урыннар

  • +Зб 54:3

1 Ишмуил 23:23

Искәрмәләр

  • *

    Яки «гаиләләре».

1 Ишмуил 23:24

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 23:14
  • +Кн 1:7
  • +Йш 15:20, 55; 1Иш 25:2, 3

1 Ишмуил 23:25

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 26:2; Зб 54:3
  • +1Иш 23:28

1 Ишмуил 23:26

Кисешкән урыннар

  • +Зб 31:22
  • +Зб 17:9

1 Ишмуил 23:28

Кисешкән урыннар

  • +Зб 54:7

1 Ишмуил 23:29

Кисешкән урыннар

  • +Йш 15:20, 62; Җр 1:14

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 23:1Йш 15:20, 44
1 Иш. 23:21Иш 30:8; 2Иш 5:19; Зб 37:5
1 Иш. 23:31Иш 22:5
1 Иш. 23:31Иш 13:5; 14:52
1 Иш. 23:4Хк 6:39
1 Иш. 23:41Иш 14:6; 2Иш 5:19
1 Иш. 23:51Иш 23:1
1 Иш. 23:61Иш 22:20
1 Иш. 23:71Иш 23:14
1 Иш. 23:9Сн 27:21; 1Иш 30:7
1 Иш. 23:101Иш 22:19
1 Иш. 23:131Иш 22:1, 2; 25:13; 30:9
1 Иш. 23:14Йш 15:20, 55; 1Иш 23:19; 26:1
1 Иш. 23:141Иш 18:29; 20:33; 27:1
1 Иш. 23:16Зб 37:5; Гс 17:17
1 Иш. 23:171Иш 16:13; 2Иш 2:4; 5:3
1 Иш. 23:171Иш 20:31; 24:17, 20
1 Иш. 23:181Иш 18:3; 20:42
1 Иш. 23:191Иш 10:26
1 Иш. 23:191Иш 26:1; Зб 54:башлангыч сүзе
1 Иш. 23:191Иш 23:15
1 Иш. 23:191Иш 23:24
1 Иш. 23:191Иш 26:3
1 Иш. 23:20Зб 54:3
1 Иш. 23:241Иш 23:14
1 Иш. 23:24Кн 1:7
1 Иш. 23:24Йш 15:20, 55; 1Иш 25:2, 3
1 Иш. 23:251Иш 26:2; Зб 54:3
1 Иш. 23:251Иш 23:28
1 Иш. 23:26Зб 31:22
1 Иш. 23:26Зб 17:9
1 Иш. 23:28Зб 54:7
1 Иш. 23:29Йш 15:20, 62; Җр 1:14
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 23:1–29

1 Ишмуил

23 Берникадәр вакыт узгач, Давытка: «Филистилеләр Кейлага+ каршы сугыша һәм ындырларны талый»,— дип әйттеләр. 2 Шунда Давыт Йәһвәдән: «Миңа барып, бу филистилеләрне тар-мар итәргәме?» — дип сорады.+ Йәһвә аңа: «Бар, филистилеләрне тар-мар ит һәм Кейланы коткар»,— дип җавап бирде. 3 Ләкин Давытның кешеләре аңа: «Без хәтта монда Яһүд җирендә+ куркып йөрибез, ә син Кейлага филистилеләргә каршы барырга дисең!»+ — дип әйттеләр. 4 Давыт кабат Йәһвәдән җитәкчелек сорады.+ Йәһвә аңа: «Тор да Кейлага бар, чөнки мин филистилеләрне синең кулыңа бирәм»+,— дип җаваплады. 5 Давыт үзенең кешеләре белән Кейлага барып, филистилеләргә каршы сугышты. Ул филистилеләрне кырып салды һәм мал-туарларын алып китте. Шулай итеп Давыт Кейлада яшәүчеләрне коткарды.+

6 Әхимәли́к улы Әбьятә́р+ Кейлага Давыт янына качып киткәндә үзе белән ефодны алган иде. 7 Шаулга: «Давыт Кейлага килде»,— дип хәбәр иттеләр. Шунда Шау́л: «Аллаһы аны минем кулыма бирде,*+ чөнки ул капкалары һәм бикләре булган шәһәргә кереп, үзен тозакка эләктерде»,— диде. 8 Кейлага барып, Давытны һәм аның кешеләрен камап алыр өчен, Шаул халыкны сугышка җыйды. 9 Шаулның явыз ниятләрен белгәч, Давыт Әбьятәр руханига: «Ефодны монда алып кил»,— диде.+ 10 Шунда Давыт: «И Исраи́л Аллаһысы Йәһвә,— диде,— синең хезмәтчең Шаулның Кейлага килеп, минем аркада бу шәһәрне җимерергә җыенганын ишетте.+ 11 Кейланың җитәкчеләре* мине Шаулның кулына тапшырырмы? Хезмәтчең ишеткәнчә, Шаул шәһәргә килерме? И Исраил Аллаһысы Йәһвә, зинһар, хезмәтчеңә әйтче». Моңа Йәһвә: «Әйе, киләчәк»,— диде. 12 Давыт: «Кейла́ җитәкчеләре мине һәм кешеләремне Шаул кулына тапшырырмы?» — дип сорады. Йәһвә: «Әйе, тапшырыр»,— дип җавап бирде.

13 Давыт үзенең якынча 600 кешесе белән+ шунда ук торып, Кейладан чыгып китте һәм төрле җирләрдә йөрде. Давытның Кейладан киткәне хакында хәбәр алгач, Шаул анда бармаска булды. 14 Давыт чүлнең кеше йөри алмаслык җирләрендә — Зип+ чүленең таулы урыннарында калды. Шаул аны бертуктаусыз эзләде,+ ләкин Йәһвә аны Шаул кулына бирмәде. 15 Давыт Шаулның аның җанын эзләргә чыкканын белә иде.* Ул вакытта Давыт Хорешта Зип чүлендә иде.

16 Шаулның улы Йонафа́н Хорешка Давыт янына килде һәм аның Йәһвәгә ышанычын ныгытты.+ 17 Ул Давытка: «Курыкма, чөнки әтием Шаул сине таба алмас. Син Исраилдә патша булырсың,+ ә мин синнән соң икенче булырмын. Әтием дә моны белә»+,— диде. 18 Шуннан соң алар икесе дә Йәһвә алдында килешү төзеделәр.+ Давыт Хорешта калды, ә Йонафан өенә кайтып китте.

19 Соңрак Зип кешеләре, Гибәгә+ Шаул янына килеп, болай диделәр: «Давыт бездән ерак түгел,+ Хорешның+ кеше йөри алмаслык җирләрендә, Ишимонның*+ көньягындагы* Гахилә́ калкулыгында+ яшеренеп йөри. 20 И патша, җаның теләгән вакытта кил, һәм без аны патшабыз кулына бирербез».+ 21 Моңа Шаул болай диде: «Миңа шәфкать күрсәткәнегез өчен, Йәһвә сезгә үзенең хәер-фатихасын бирсен. 22 Барыгыз, аның кайда икәнен, аны кем күргәнен төгәлрәк белергә тырышыгыз, чөнки миңа аны бик хәйләкәр дип әйттеләр. 23 Сиздермичә генә аның барлык яшеренгән урыннарын ачыклагыз да күргән-белгәннәрегезне миңа җиткерегез. Аннары мин сезнең белән барырмын. Әгәр ул шул җирдә булса, мин аны меңләгән Яһүд кешеләре* арасыннан эзләп табармын».

24 Шунда алар Шаулдан алда Зипка+ китте. Ул вакытта Давыт үзенең кешеләре белән Ишимонның көньягында, Арабада,+ Мао́н+ чүлендә иде. 25 Шаул үзенең кешеләре белән аны эзләргә чыкты.+ Давыт, бу хакта хәбәр алгач, шунда ук кыя+ янына төште һәм Маон чүлендә калды. Шаул, моны ишетү белән, Маон чүленә Давыт артыннан куа китте. 26 Шаул тауның бер ягына килгәндә, Давыт үзенең кешеләре белән тауның икенче ягында иде. Давыт Шаулдан качарга ашыкты,+ ләкин Шаул үзенең кешеләре белән, Давытны һәм аның кешеләрен кулга алырга теләп, аларны әкренләп камый башлады.+ 27 Шулчак Шаулга бер хәбәрче килеп: «Тизрәк кайт, филистилеләр җиребезгә һөҗүм итә!» — диде. 28 Шунда Шаул Давытны эзәрлекләүдән туктап,+ филистилеләргә каршы сугышырга китте. Шунлыктан шул урынны «Аерылу кыяташы» дип атадылар.

29 Давыт шул җирдән югарырак күтәрелде һәм Эн-гәдинең+ кеше йөри алмаслык җирләрендә калды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу