Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 16
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Ишмуил Давытны патша итеп майлый (1—13)

        • «Йәһвә йөрәкне күрә» (7)

      • Аллаһы Шаулны үз рухыннан аера (14—17)

      • Давыт Шаулның арфачысы булып китә (18—23)

1 Ишмуил 16:1

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:35
  • +1Иш 15:23, 26
  • +1Пат 1:39
  • +Рт 4:17; 1Ел 2:12
  • +Яр 49:10; 1Иш 13:14; Зб 78:70; Рс 13:22

1 Ишмуил 16:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:17

1 Ишмуил 16:3

Кисешкән урыннар

  • +Зб 89:20

1 Ишмуил 16:4

Кисешкән урыннар

  • +Рт 4:11; 1Иш 20:6

1 Ишмуил 16:6

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:28; 1Ел 2:13

1 Ишмуил 16:7

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 10:21, 23
  • +1Пат 8:39; 1Ел 28:9; Зб 7:9; Гс 24:12; Ир 17:10; Рс 1:24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.3.2005, 17 б.

    1.6.2003, 8 б.

1 Ишмуил 16:8

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:13; 1Ел 2:13

1 Ишмуил 16:9

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 13:3

1 Ишмуил 16:10

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2005, 9 б.

1 Ишмуил 16:11

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:14
  • +2Иш 7:8; Зб 78:70

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2005, 9 б.

1 Ишмуил 16:12

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:42
  • +1Иш 13:14; Зб 89:20; Рс 13:22

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (тарату басмасы)»,

    № 5 2016 9 б.

1 Ишмуил 16:13

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:1; 1Пат 1:39
  • +Сн 11:17; Хк 3:9, 10; 1Иш 10:6; 2Иш 23:2
  • +1Иш 1:1, 19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (тарату басмасы)»,

    № 5 2016 9 б.

1 Ишмуил 16:14

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:12; 28:15
  • +1Иш 18:10; 19:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.6.2005, 31, 32 б.

1 Ишмуил 16:16

Кисешкән урыннар

  • +Гс 22:29

1 Ишмуил 16:18

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:32, 36, 45, 46
  • +1Иш 16:12
  • +1Иш 18:12

1 Ишмуил 16:19

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:15

1 Ишмуил 16:21

Кисешкән урыннар

  • +Гс 22:29

1 Ишмуил 16:23

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:14; 18:10; 19:9

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 16:11Иш 15:35
1 Иш. 16:11Иш 15:23, 26
1 Иш. 16:11Пат 1:39
1 Иш. 16:1Рт 4:17; 1Ел 2:12
1 Иш. 16:1Яр 49:10; 1Иш 13:14; Зб 78:70; Рс 13:22
1 Иш. 16:21Иш 22:17
1 Иш. 16:3Зб 89:20
1 Иш. 16:4Рт 4:11; 1Иш 20:6
1 Иш. 16:61Иш 17:28; 1Ел 2:13
1 Иш. 16:71Иш 10:21, 23
1 Иш. 16:71Пат 8:39; 1Ел 28:9; Зб 7:9; Гс 24:12; Ир 17:10; Рс 1:24
1 Иш. 16:81Иш 17:13; 1Ел 2:13
1 Иш. 16:92Иш 13:3
1 Иш. 16:111Иш 17:14
1 Иш. 16:112Иш 7:8; Зб 78:70
1 Иш. 16:121Иш 17:42
1 Иш. 16:121Иш 13:14; Зб 89:20; Рс 13:22
1 Иш. 16:131Иш 16:1; 1Пат 1:39
1 Иш. 16:13Сн 11:17; Хк 3:9, 10; 1Иш 10:6; 2Иш 23:2
1 Иш. 16:131Иш 1:1, 19
1 Иш. 16:141Иш 18:12; 28:15
1 Иш. 16:141Иш 18:10; 19:9
1 Иш. 16:16Гс 22:29
1 Иш. 16:181Иш 17:32, 36, 45, 46
1 Иш. 16:181Иш 16:12
1 Иш. 16:181Иш 18:12
1 Иш. 16:191Иш 17:15
1 Иш. 16:21Гс 22:29
1 Иш. 16:231Иш 16:14; 18:10; 19:9
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 16:1–23

1 Ишмуил

16 Вакыт узу белән Йәһвә Ишмуилга: «Күпме инде Шау́л турында кайгырырга була?+ Мин Шаулны Исраилдә патша тәхетеннән мәхрүм иттем.+ Мөгезгә май сал да,+ бар, мин сине бәйтлеһемле Иша́й+ янына җибәрәм, чөнки мин аның уллары арасыннан үземә патша сайладым»+,— диде. 2 Ләкин Ишмуи́л аңа: «Ничек инде мин анда барыйм? Шаул моны ишетсә, мине үтерә бит»+,— дип җавап бирде. Йәһвә аңа әйтте: «Үзең белән бер тана ал да: „Мин Йәһвәгә корбан китерергә килдем“,— диген. 3 Корбанга Ишайны да чакыр. Шунда мин сиңа нәрсә эшлисен әйтермен. Мин кемгә күрсәтсәм, минем өчен шуны майла».+

4 Ишмуил Йәһвә әйткәнчә эшләде. Ул Бәйтлеһемгә+ килгәч, шәһәрдәге өлкәннәр куркудан калтырана башладылар һәм аңа: «Тынычлык белән килүеңме?» — диделәр. 5 «Тынычлык белән,— диде ул.— Мин Йәһвәгә корбан китерергә килдем. Үзегезне изгеләндерегез һәм минем белән корбан чалырга барыгыз». Шуннан соң ул Ишай белән аның улларын изгеләндерде һәм аларны корбанга чакырды. 6 Тегеләре килгәч, Ишмуил Илиабны+ күреп алды да эченнән генә: «Менә ул Йәһвәнең майланганы»,— диде. 7 Әмма Йәһвә Ишмуилга болай дип әйтте: «Аның тышкы кыяфәтенә һәм озын буена карама,+ чөнки мин аны кире кактым. Аллаһы бит кеше кебек карамый: кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә».+ 8 Аннан соң Ишай Абинадабны+ чакырып, аны Ишмуил алдына китерде, ләкин Ишмуил: «Юк, Йәһвә аны да сайламады»,— диде. 9 Аннары Ишай Шаммахны+ китерде, ләкин Ишмуил: «Йәһвә аны да сайламады»,— диде. 10 Шулай итеп Ишайның җиде улы Ишмуил алдына китерелде, ләкин Ишмуил Ишайга: «Йәһвә аларның берсен дә сайламады»,— дип әйтте.

11 Ахырда Ишмуил Ишайдан: «Бүтән улларың бармы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Тагын иң кечесе+ бар. Ул хәзер сарык көтүен көтә»+,— диде. Шунда Ишмуил Ишайга әйтте: «Аны монда чакыртып китер, чөнки ул килмичә, без табын артына утырмаячакбыз». 12 Һәм тегесе аны чакыртып китерде. Малай алсу йөзле, матур күзле һәм төскә-биткә чибәр иде.+ Йәһвә: «Менә ул, тор да майла аны!»+ — диде. 13 Шунда Ишмуил май салынган мөгезне алды+ да аны абыйлары алдында майлады. Шул көннән башлап Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады.+ Аннары Ишмуил, торып, Рамага+ юл тотты.

14 Шаулны исә Йәһвә үз рухыннан аерды,+ һәм Йәһвә юл куйган яман рух Шаулны интектерергә тотынды.+ 15 Шаулның хезмәтчеләре аңа болай диде: «Күрәсеңме, Аллаһы юл куйган яман рух сине интектерә. 16 Хуҗабыз, яныңдагы хезмәтчеләреңә оста арфа уйнаучы кешене эзләп табарга куш.+ Аллаһы юл куйган яман рух сине интектергәндә, арфачы уйнар да, күңелең күтәрелеп китәр». 17 Шунда Шаул үзенең хезмәтчеләренә: «Яхшы итеп арфа уйнаучы кешене эзләп табыгызчы һәм аны яныма китерегез»,— диде.

18 Бер хезмәтчесе аңа: «Беләсеңме, мин бәйтлеһемле Ишай улының оста итеп уйнаганын күрдем,— дип әйтте.— Ул кыю, көчле сугышчы,+ телгә оста, төскә-биткә чибәр,+ һәм аның белән Йәһвә».+ 19 Шунда Шаул Ишайга хәбәрчеләр аша: «Минем яныма көтү көткән улың Давытны җибәр»+,— дигән хәбәр җиткерде. 20 Шулчак Ишай ишәккә икмәк, бер турсык шәраб һәм бер кәҗә бәтие төяп, боларның барысын улы Давыт белән бергә Шаул янына җибәрде. 21 Давыт Шаул янына килде һәм аңа хезмәт итә башлады.+ Шаул аны бик яратты һәм үзенең корал йөртүчесе итте. 22 Ул Ишайга: «Зинһар, Давыт миңа хезмәт итәргә калсын, чөнки ул минем күземдә илтифат казанды»,— дигән хәбәр җибәрде. 23 Шаулны Аллаһы юл куйган яман рух биләп алганда, Давыт арфада уйный иде һәм Шаул тынычлана иде дә, күңеле күтәрелә иде, һәм яман рухы аны калдыра иде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу